Җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан җир кишәрлеге хуҗасына беркетмә бирелде

09.01.2018

Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан кадастр номеры 16:24:030202:125 булган, Лаеш районының Пелевское авыл җирлегендә урнашкан  җир кишәрлеге хуҗасына беркетмә бирелде.

 Тикшерү барышында өстә бирелгән җир кишәрлеге 0,5 – 1 м булган әрем, билчән кебек чүп үләннәре белән үсеп  капланган. Авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү, туфрак эшкәртү эшләре алып барылмый. Агрохимик, агротехник, фитосанитария чаралары алып барылмый. 

Шулай итеп, җир кишәрлеге хуҗасы тарафыннан 16.07.1998 елның №101 Федераль канунының 8 нче маддәсе;   РФ Җир кодексының  12 нче маддәсе, 13 нче маддәсенең 2 өлешенең 1,3 пунктлары,  42 нче маддәсенең 1 өлешенең 1 пункты  бозылган. Бу административ хокук бозу өчен административ җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 8.7 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча каралган.

Планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә, Россельхознадзор күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмә бирде.






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования