Җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде

11 гыйнвар 2018 ел., пәнҗешәмбе

         Россельхознадзор күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан кадастр номерлары 16:33:200302:27, 16:33:200302:28, 16:33:200302:29  булган, Питрәч районының Пановка авыл җирлегендә урнашкан  җир кишәрлекләре хуҗасына беркетмә бирелде.

 Тикшерү барышында өстә бирелгән җир кишәрлекләре 80 см биеклегенә  кадәр булган берьеллык һәм  купьеллык чүп үләннәре, 5 м биеклегеннән ары булган куак, агачлар белән үсеп  капланган. Авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү, туфрак эшкәртү эшләре алып барылмый. 

Шулай итеп, җир кишәрлеге хуҗасы тарафыннан 16.07.1998 елның №101 Федераль канунының 8 нче маддәсе;   РФ Җир кодексының  12 нче маддәсе, 13 нче маддәсенең 2 өлешенең 1,3 пунктлары,  42 нче маддәсенең 1 өлешенең 1 пункты  бозылган. Бу административ хокук бозу өчен административ җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 8.7 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча каралган.

Планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә, Россельхознадзор күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования