Германиядән кайтарылган тартмалар тикшерелде

12 гыйнвар 2018 ел., җомга

Казан шәһәренең  җаваплыгы чикләнгән  “Фойт Турбо” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Германиянең Гархинг шәһәренең «VOITH TURBO»  компаниясеннән  кайтарылган 200 данә картон тартмалар  тикшерелде.

  Тикшерү тартмаларда зарарлы бөҗәкләрнең һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте.

  Карантин турындагы  №206 Федераль канунның 32 нче матдәсе нигезендә, гражданнар һәм юридик затлар карантин продукциянең кайтарылуы турында күзәтчелек органына хәбәр итәргә тиешләр. Бу тәлаплар үтәлмәгәндә гаеплеләр админстратив хокук бозулар кодексының 10,3 матдәсе буенча җаваплылыкка тартылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования