Калининград өлкәсеннән кайтарылган карантин продукциясе тикшерелде

Чүпрәле районының  җаваплыгы чикләнгән  “Государев Амбар” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Рәсәйдә җитештерелгән Калининград өлкәсенең  “Агропродукт” җәмгыятенән, карантин сертификаты белән кайтарылган 403,05 тонна (алты тимер юл вагоны)  соя шроты   тикшерелде.

    Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Алынган үрнәкләрдә зарарлы бөҗәкләр, авырулар һәм үсемлек орлыклары табылмады. Тикшерелгән продукциягә фитосанитар дәүләт беркетмәсе бирелде.

  Бу тикшерүләр безнең Республикага карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования