Мәскәү шәһәренә җибәреләсе яшелчәләр тикшерелде

8 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

   Яшел Үзән районының җаваплыгы чикләнгән “ТК”Майский” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор  идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Мәскәү шәһәренең җаваплыгы чикләнгән “АгроПорт” җәмгыятенә җибәреләсе 10 тонна кыяр һәм помидор  тикшерелде.

   Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясенә “ җибәрелде.

    Лаборатория нәтиҗәсе: алынган үрнәкләрдә зарарлы бөҗәкләрнең һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте.

    Тикшерелгән продукциягә карантин сертификаты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования