Ятмалар тикшерелде

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

      Казан шәһәренең  “Казаньоргсинтез” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан  «Казаньоргсинтез» җәмгыятенә  Марий Эл Республикасыннан  кайтарылган  420 данә агач ятмалар тикшерелде.

    Карантин продукциягә махсус билге куелган  (ISPM) №15 "Руководство по регулированию древесных упаковочных материалов в международной торговле". )   Тикшерү ятмаларда зарарлы бөҗәкләрнең һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте. Тикшерелгән ятмаларга фитосанитар дәүләт беркетмәсе бирелде.

   Исегезгә төшерәбез  Марий Эл Республикасының урманнары зур кара  чыршы мыекчасы,  кече кара чыршы мыекчасы, кара нарат мыекчасы белән зарарланганнар. Тикшерү Татарстан Республикасына карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования