Ярмалар тикшерелде

14 июнь 2018 ел., пәнҗешәмбе

   Казан  шәһәренең җаваплыгы чикләнгән “Столичная фабрика” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор  идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Самара өлкәсенең “Ашан” кибетләр челтәренә  җибәреләсе 6,280 тонна Рәсәйдә җитештерелгән ярма  тикшерелде.

          Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Тикшерелгән ярмаларга карантин сертификаты бирелде.

     Ел башыннан Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор  идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан Рәсәйдә җитештерелгән һәм Татарстан Республикасыннан чыгарылган 72429   тонна ашлык һәм ашлыкны эшкәртеп җитештерелгән продуктылар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования