Физик затның җир кишәрлеге ташландык хәлдә

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

    Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  8.7нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә  Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе  физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды һәм 20000 сумлык административ штрафка тартты.

   Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авылы җирлегендә физик затның куллануында кадастр номеры 16:39:100912:96 булган җир кишәрлеге бар.

   Контроль-күзәтчелек чаралары барышында шулар ачыкланган: җир кишәрлекләре әрем, ат кузгалагы һәм башка чүп үләннәре 80 см биеклегеннән ары баскан, авыл хуҗалыгы культуралары үстерү, җир эшкәртү  эшләре башкарылмый. Агрохимик, агротехник, фитосанитария чаралары алып барылмый. Җир кишәрлеге ташландык хәлдә.

      Шулай итеп физик зат тарафыннан 16.07.1998 елның №101 Федераль канунының 1 нче, 8 нче маддәләре; 24.07.2002 елның №101 Федераль канунының 1 нче маддәсенең 3 нче өлешенең 1 подпункты;   РФ Җир кодексының  13 нче маддәсенең 2 нче өлешенең 1,3 пунктлары, 12 нче, 42 нче маддәләре, 78 нче маддәсенең 1 пункты  бозылган.

         Ачыкланган бозуларны бетерү өчен физик затка күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования