Казан аэропортында карантин продукциясе тоткарланган һәм юк ителгән

3 декабрь 2018 ел., дүшәмбе

    “Казан”халыкара аэропортында  Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләре  тарафыннан Үзбәкстан    Республикасының Ташкент шәһәреннән   килгән  авиапассажирларның  кул йөген һәм багажын карап тикшергәндә Россияга фитосанитар сертификаттан башка  кертү тыелган 6,5 килограмм  хөрмә   табып алынды. Бу 206 карантин канунының 22 матдәсен бозу була. Хокук бозучы админстратив хокук бозулар кодексы  буенча җаваплылыкка тартылды.

    Алынган карантин продукциясен кире кайтару мөмкинлеге булмагач, ул   идәрә белгече күзәтүе астында  аэропортның үтильләштерү мичендә яндыру юлы белән юк ителде.Аны юк итү Татарстан Республикасына карантин обьектларын  кертмәү максатыннан эшләнә.

         Карантин обьектлар исә – ил территориясендә бөтенләй булмаган, яисә бик чикле урыннарда гына очрый торган, әмма читтән килеп эләгү һәм зыян салу ихтималы булган корткыч бөҗәкләр, зарарлы үсемлекләр, авырулар  ул. Аларның куркынычлыгы шунда,  тиз арада үрчеп үсемлек дөньясына бик зур зыян салырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования