“Малиновка” ЮХИДИ постында тавыклар алып бара торган машина туктатыла

3 декабрь 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Чувашия Республикасыннан Башкортостан  Республикасына  50 баш тавык  алып бара торган машина туктатыла. Тикшерү барышында терлекнең  чыгышын, иминлеген раслый торган  ветеринария документларының юклыгы ачыклана. Йөк йөртүче зат үз гамәлләре белән  кеше һәм хайваннар өчен гомуми  булган авырулар таралу куркынычын тудыра, ягъни Россия Федерациясе Авыл хужалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын бирү эшен оештыру кагыйдәләрен раслау турында»гы 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән  589 номерлы боерыгын  боза.

       Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозучы административ жаваплылыкка тартылды. Тиешле ветеринария документларын алу өчен  йөк чыгарылган пунктына кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования