Авыл хуҗалыгы җире билгеләнеше буенча файдаланылмый

9 апрель 2019 ел., сишәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  8.7 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә  Россельхознадзор күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды.

         Кадастр номеры 16:15:170701:87 булган, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авылы СПК “Дружба” җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге 1,0 м биеклеге булган берьеллык һәм күпъеллык чүп үләннәре (ачы әрем, кыр үләне, усак, гөлбадран, ат кузгалагы), шулай ук биеклеге 3 м. булган нарат, каен агачлары белән үсеп капланганы ачыкланган. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, туфрак эшкәртү эшләре,  агрохимик, агротехник һәм фитосанитария чаралары алып барылмый. Җир кишәрлеге ташландык хәлдә.

         РФ Хөкүмәтенең " 25.04.2012 ел, № 390 «Янгынга каршы режим турында карарының 218.1 пункты нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре ияләре (җир кишәрлекләре милекчеләре, җир белән  файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар) авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәренең үсүеннән саклау һәм печән чабышларында печән чабуны вакытында үткәрү буенча чаралар күрергә тиеш.

         Шулай итеп физик зат тарафыннан 16.07.1998 елның №101 Федераль канунының «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын җайга салуы турында» 8 нче маддәсе; 24.07.2002 елның «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында» №101 Федераль канунының 1 нче маддәсенең 3 нче өлешенең 1 подпункты;   РФ Җир кодексының  13 нче маддәсенең 2 нче өлешенең 1,3 пунктлары, 12 нче, 42 нче маддәләре, 78 нче маддәсенең 1 пункты  бозылган.

  Планга кермәгән күчмә тикшерү нәтиҗәсендә, Россельхознадзор күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования