Латвиядан кайтарылган карантин продукциясе тикшерелде

10 апрель 2019 ел., чәршәмбе

      Казан шәһәренең  җаваплыгы чикләнгән  “КаМП” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан  Нидерландта  җитештерелгән  Рига  шәһәренең “Оптимодалс Интернационал” җәмгыятеннән  кайтарылган 19 500 кг Евролак турбо  (азык кушылмасы)    тикшерелде.

        Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде.

     Бу тикшерүләр илебезгә һәм  безнең Республикага карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования