Кабардино-Балкариядән кайтарылган орлыклар тикшерелде

16 апрель 2019 ел., сишәмбе

Җаваплыгы чикләнгән “Дружба” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Кабардино-Балкар Республикасының Баскан шәһәре “Гибрид СК” җәмгыятеннән кайтарылган 67,2 тонна кукуруз орлыгы тикшерелде.

Тикшерү барышында үрнәкләр алынды һәм карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Лаборатория нәтиҗәсе: алынган үрнәкләрдә зарарлы бөҗәкләрнең һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте.

Тикшерелгән продукциягә карантин сертификаты бирелде.

Бу тикшерүләр безнең Республикага карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования