Чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 23-25 нче март көннәрендә тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөкләр:

-«Нэфис-Биопродукт» АҖнән 1 партия (69,6 т) майсызландырылган көнбагыш түбе Латвия иленә чыгарылды;

- «Татспиртпром» «Мамадышский спиртзавод» АҖнән 4 партия (78 т) чүпрәле азык культуралары Латвия иленә чыгарылды;

- «Татарстанские зерновые технологии» АҖнән 1 партия (69 т) бодайлы азык культуралары Ярославль өлкәсенә чыгарылды;

  - «КАМП» ҖЧҖнә 1  партия  (60 т) алмаштыргыч  аерылмаган сөт Малайзия иленнән кертелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 817 партия (46188 т) йөк тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән.

Тикшерелгән йөкләр Россельхознадзор рөхсәтнамәсенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International