Шәхси эшмәкәр Шәмсетдинова В.И. мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Рәсәйдә җитештерелгән Түбән Новгород өлкәсенең җаваплыгы чикләнгән “Агрофирма “Искра” җәмгыятенән кайтарылган 200 тонна бәрәңге тикшерелде.
Тикшерү барышында үрнәкләр алынды һәм карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде.
Карантин турындагы №206 Федераль канунның 32 нче матдәсе нигезендә, гражданнар һәм юридик затлар карантин продукциянең кайтарылуы турында күзәтчелек органына хәбәр итәргә тиешләр. Бу тәлаплар үтәлмәгәндә гаеплеләр админстратив хокук бозулар кодексының 10,3 матдәсе буенча җаваплылыкка тартылалар.