Малиновка” ЮХИДИ постында ит продукциясен алып бара торган машина туктатыла

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Чувашия Республикасыннан Казан шәһәренә  1340 кг ит продукциясе алып бара торган машина туктатыла.

Тикшерү барышында терлекнең  чыгышын, иминлеген раслый торган  ветеринария документларының юклыгы ачыклана. Йөк йөртүче зат үз гамәлләре белән  кеше һәм хайваннар өчен гомуми  булган авырулар таралу куркынычын тудыра, ягъни Россия Федерациясе Авыл хужалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын бирү эшен оештыру кагыйдәләрен раслау турында»гы 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән  589 номерлы боерыгын  боза.

       Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозучы административ жаваплылыкка тартылды. Тиешле ветеринария документларын алу өчен  йөк чыгарылган пунктына кире кайтарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International