Казан аэропортында карантин продукциясе тоткарланган

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

“Казан”халыкара аэропортындаТатарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләретарафыннанТаҗикстанРеспубликасыныңХуджандшәһәреннәнкилгәнавиапассажирларның кул йөген һәм багажын карап тикшергәндә Россияга фитосанитар сертификаттан башкакертү тыелган10 кг киптерелгән җиләк-җимеш табып алынды.

          Алынган карантин продукциясен кире кайтару мөмкинлеге булмагач,     ул   идәрә белгече күзәтүе астында  аэропортның үтильләштерү мичендә яндыру юлы белән юк ителде.Аны юк итү Татарстан Республикасына карантин обьектларын  кертмәү максатыннан эшләнә. Россияга  Тажикстаннан,Үзбәкстаннан,  Әзербайджаннан  керүче  кул йөгендә һәм багажда бу продукцияга вакытлыча чикләүләр Россельхознадзор идәрәсе тарафыннан 16.04.2012 елда ук кертелгән. Чөнки бу илләрдән еш кына Рәсәй өчен куркыныч булган карантин обьектлар керә.

Карантин обьектлар исә – ил территориясендә бөтенләй булмаган, яисә бик чикле урыннарда гына очрый торган, әмма читтән килеп эләгү һәм зыян салу ихтималы булган корткыч бөҗәкләр, зарарлы үсемлекләр, авыруларул. Аларның куркынычлыгы шунда,тиз арада үрчеп үсемлек дөньясына бик зур зыян салырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International