Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 8.7 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә Россельхознадзор күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды.
Кадастр номеры 16:24:140501:62 булган, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Орловское авылы чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге берьеллык һәм күпъеллык чүп үләннәре, биеклеге 2,5 м ары булган нарат агачлары белән үсеп капланганы ачыкланган. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, туфрак эшкәртү эшләре, ахрохимик, агротехник һәм фитосанитария чаралары алып барылмый.
Шулай итеп физик зат тарафыннан 16.07.1998 елның №101 Федераль канунының 1 нче, 8 нче маддәләре; 24.07.2002 елның №101 Федераль канунының 1 нче маддәсенең 3 нче өлешенең 1 подпункты; РФ Җир кодексының 13 нче маддәсенең 2 нче өлешенең 1,3 пунктлары, 12 нче, 42 нче маддәләре, 78 нче маддәсенең 1 пункты бозылган. РФ Хөкүмәтенең " 25.04.2012 ел, № 390 «Янгынга каршы режим турында карарының 218.1 пункты нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре ияләре (җир кишәрлекләре милекчеләре, җир белән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар) авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәренең үсүеннән саклау һәм печән чабышларында печән чабуны вакытында үткәрү буенча чаралар күрергә тиеш.
Планга кермәгән күчмә тикшерү нәтиҗәсендә, Россельхознадзор күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмә бирде.