Ярмалар тикшерелде

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

   Казан  шәһәренең җаваплыгы чикләнгән “Столичная фабрика” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор  идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Самара өлкәсенең “Ашан” кибетләр челтәренә  җибәреләсе 2,3 тонна Рәсәйдә җитештерелгән ярма  тикшерелде.

 

    Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде.

     Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең  фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Рәсәйдә җитештерелгән  һәм Татарстан  Республикасыннан чыгарылган 462,777 мең  тонна ашлык һәм ашлыкны эшкәртеп җитештерелгән продуктылар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International