Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 21 мартындагы 567-р номерлы «Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында» карарын үтәү йөзеннән, Россельхознадзор күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклау һәм бетерү буенча чаралар кабул итүдә актив катнашты.
Икеайлык нәтиҗәләре буенча 80 каты көнкүреш һәм биологик калдыклардан һәм төзелеш материалларыннан торган чүплек ачыкланды, шул исәптән 60ы – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә. Чүп-чар белән капланган җирнең гомуми мәйданы 8,1 га тәшкил итә. Гаепле милекчеләргә чүплекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.