Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ел саен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре милекчеләре булып саналган РФ гражданнарына карата РФ җир законнары таләпләрен үтәү буенча планлы тикшерү үткәрә.
2019 ел башыннан җир законнары таләпләрен бозу очраклары гомуми мәйданы 196 га булган 13 авыл хуҗалыгы кишәрлеге ачыкланган. Җирдән файдаланучылар авыл хуҗалыгы җитештерүе алып бармыйлар, туфракны эшкәртмиләр, агротехник һәм фитосанитар чаралар үткәрмиләр, җир кишәрлекләрен чүп үләннәре үсеп каплаган.
Җир кишәрлекләренә карата мондый ваемсыз мөнәсәбәтнең бер сәбәбе - элек бу кишәрлекләрнең бушлай бирелүе, аларны сатып алуга хуҗалары акча сарыф итмәү.
«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итүне дәүләти җайга салу турында " 16.07.1998 елның № 101 Федераль кануны нигезендә милекчеләр, хуҗалар, кулланучылар, шул исәптән арендаторлар, җир кишәрлекләре хуҗалары бурычлы:
- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын үстерүне тәэмин итә торган ысуллар белән, шулай ук мондый эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын юкка чыгара яисә чикли торган авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне гамәлгә ашырырга;
- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендә нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәргә;
- башкарма хакимиятнең тиешле органнарына билгеләнгән тәртиптә агрохимикатлар һәм пестицидлардан файдалану турында белешмәләр тапшырырга;
- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфрак, агрохимик, фитосанитар һәм экологик-токсикологик тикшерүләр үткәрергә булышырга;
- башкарма хакимиятнең тиешле органнарына үзләре карамагындагы җир кишәрлекләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне деградацияләү һәм туфракның пычрану фактлары турында хәбәр итәргә;
Россия Федерациясе законнары һәм башка норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының законнары һәм башка норматив хокукый актлары, шулай ук җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары белән каралган башка бурычларны үтәргә.
Әгәр хуҗага җир кишәрлеге кирәкми икән, аны сатарга, арендага тапшырырга, йә кишәрлектән муниципаль берәмлек файдасына баш тартырга була.
Җир кишәрлегенә милек хокукыннан баш тарту милекче тарафыннан күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органга (Росреестр) яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (КФҮ) тиешле гариза бирү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Гаризага шәхесне раслаучы документның күчермәсен, җир кишәрлегенең кадастр паспортын һәм җиргә хокукны раслаучы документларны теркәргә кирәк.
Җир кишәрлегенә милек хокукы күрсәтелгән хокук дәүләт теркәвенә алынганнан соң туктатыла.