Казахстаннан кайтарылган карантин продукциясе тикшерелде

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

      Биектау районының  “Куркачинское ХПП”җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан  Казахстан Республикасының          “Экфо Казахстан” җәмгыятенән кайтарылган 203,55 тонна чит илдә   җитештерелгән рапс шроты  тикшерелде.

    Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Лаборатория нәтиҗәсе: алынган үрнәкләрдә зарарлы бөҗәкләрнең, авруларның һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте.

Тикшерелгән  шротка   өч эш көне эчендә карантин сертификаты бирелде.

    Тикшерү Рәсәйгә һәм Татарстан Республикасына  карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International