Россельхознадзор физик затка карата административ хокук бозуда гаепләнү карарын чыгарды һәм ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмә бирде

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  8.7 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә  Россельхознадзор күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды.

         Кадастр номеры 16:33:021129:40 булган, Питрәч районының Богородское авылы җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегендә  авыл хуҗалыгы культуралары җитештерелми, туфрак эшкәртелми, печән чабу һәм терлек көтү эшләре башкарылмый. Агротехник, агрохимик, фитосанитария чаралары үткәрелми.

            Шулай итеп физик зат тарафыннан 16.07.1998 елның №101 Федераль канунының «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын җайга салуы турында» 8 нче маддәсе; 24.07.2002 елның №101 Федераль канунының 1 нче маддәсенең 3 нче өлешенең 1 подпункты;   РФ Җир кодексының  13 нче маддәсенең 2 нче өлешенең 1,3 пунктлары, 12 нче, 42 нче маддәләре, 78 нче маддәсенең 1 пункты  бозылган. 25.04.2012 елның, № 390 РФ Хөкүмәте Карарының 218.1 пункты “Янгынга каршы режим турында”, аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре ияләре (җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар) авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәренең үсүеннән саклау һәм печән  чабуны вакытында үткәрү буенча чаралар күрергә тиеш.

Планга кергән күчмә тикшерү нәтиҗәсендә, Россельхознадзор күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, ачыкланган бозуларны бетерү өчен күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International