Саратов өлкәсеннән кайтарылган ярма тикшерелде

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

      Казан шәһәренең  җаваплыгы чикләнгән  “ТД “ИВИ” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан  Саратов  өлкәсенең          “Грим” җәмгыятенән кайтарылган,  5,0 тонна Рәсәйдә җитештерелгән бодай ярмасы тикшерелде.

    Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Шулай ук дәүләт инспекторына йөзем җимешенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы ТР ТС 021/2011 номерлы деклорация дә күрсәтелде.

 Тикшерү Рәсәйгә һәм Татарстан Республикасына  карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International