“Казан”халыкара аэропортындаТатарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләретарафыннанҮзбәкстанРеспубликасыныңФерганашәһәреннәнкилгәнавиапассажирларның кул йөген һәм багажын карап тикшергәндә Россияга фитосанитар сертификаттан башкакертү тыелган7,0 кг җиләк-җимеш табып алынды.
Алынган карантин продукциясен кире кайтару мөмкинлеге булмагач, ул идәрә белгече күзәтүе астында аэропортның үтильләштерү мичендә яндыру юлы белән юк ителде. Аны юк итү Татарстан Республикасына карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә. Исегезгә төшерәбез, фитосанитар сертификаттан башка пассажир кул йөгендә һәм багажда 5 килограмнан артык карантин продукциясе алып керә алмый.
Карантин обьектлар исә – ил территориясендә бөтенләй булмаган, яисә бик чикле урыннарда гына очрый торган, әмма читтән килеп эләгү һәм зыян салу ихтималы булган корткыч бөҗәкләр, зарарлы үсемлекләр, авыруларул. Аларның куркынычлыгы шунда,тиз арада үрчеп үсемлек дөньясына бик зур зыян салырга мөмкин.