Иваново өлкәсенә җибәреләсе карантин продукциясе тикшерелде

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

      Казан шәһәренең  җаваплыгы чикләнгән“Элит”җәмгыяте мөрәҗәгате буенча  Татарстан  Республикасы буенча Россельхознадзор    идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан  Иваново өлкәсенең          “Ивановская птицефабрика” җәмгыятенә җибәреләсе 2000 тонна Татарстанда  җитештерелгән бишенче класслы бодай  тикшерелде.

    Тикшерү барышында  үрнәкләр алынды һәм  карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Шулай ук дәүләт инспекторына бодайның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы ТР ТС 021/2011 номерлы деклорация дә күрсәтелде.  Лаборатория нәтиҗәсе: алынган үрнәкләрдә зарарлы бөҗәкләрнең, авруларның һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте.

   Тикшерелгән бодайга  Рәсәй авыл хуҗалыгы министрының 293 нче карары нигезендә өч эш көне эчендә карантин сертификаты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International