Чүлмәктә үсүче үсемлекләр тикшерелде

2019 елның 22 ноябре, җомга

Казан шәһәренең җаваплыгы чикләнгән «ИКЕА ДОМ җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан чит илләрдә үстерелгән, 737 данә чүлмәктә үсүче үсемлекләр тикшерелде.

Тикшерү барышында үрнәкләр алынды һәм карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария” лабораториясенә җибәрелде. Тикшерү Татарстан Республикасына карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.

Лаборатория нәтиҗәсе: алынган үрнәкләрдә зарарлы бөҗәкләрнең, авруларның һәм үсемлек орлыкларының булмавын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International