Җаваплыгы чикләнгән «КаМП» җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Латвия Республикасының «Оптимодалс Интернационал» җәмгыятеннән кайтарылган, чит илдә җитештерелгән карантин продукция – ясалма сөт 63375 кг Евролак Турбо һәм 1625 кг Пигипро Милк тикшерелде.
Тикшерү барышында үрнәкләр алынды һәм карантин обьектларның булу булмавын раслау өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясенә “ җибәрелде.
Тикшерү Татарстан Республикасына һәм Рәсәйгә карантин обьектларын кертмәү максатыннан эшләнә.