Казан шәһәренең Идел буе район суды РФ КоАП 8.7 ст. 2 ө. буенча җир кишәрлеге милекчесен административ җаваплылыкка тартуны законлы дип таныды

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

2020 елның ноябрендә җир кишәрлеге милекчесенә карата планнан тыш тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында РФ Җир кодексы таләпләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлегендә берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәре үсүгә юл куелды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җир кишәрлеге хуҗасы РФ КоАП 8.7 ст.2 өлеше буенча, җирләрне яхшырту һәм яклау, туфракны саклау, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау процессларын һәм башка тискәре йогынтыларны булдырмау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәгән өчен, 20 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән карар белән килешмичә, җир кишәрлеге милекчесе Казан шәһәренең Идел буе район судына Россельхознадзор карарын законсыз дип тану һәм гамәлдән чыгару турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. 2021 елның сентябрендә суд РФ КоАП 8.7 ст.2 ө.буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы карарны законлы дип таныды һәм шикаятьне канәгатьләндермичә генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International